“Үткәннәрдән калган хәзинәләр”



18 май-Халыкара музейлар көне. Балалар өчен Мәдәният йортындагы музей почмагында “Үткәннәрдән калган хәзинәләр” исемләнгән әңгәмә узды. Әби-бабайларыбыз ясаган, кулланган эш кораллары, көндәлек куллану җиһазлары,тукыган – чиккән көнкүреш кирәк яраклары һәм бик күп төрле әйберләр сакланучы экспонатлар белән танышу балаларга бик кызыклы булды.