«Мең ярым көн көткән Җиңү язы»



Авылыбызда, һәйкәл каршында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Мең ярым көн көткән Җиңү язы» исемле тантаналы чара узды. Авыл җирлеге башлыгы Рахимьянова Зилара Хафизитдин кызы, район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева һәм ветераннар советы җитәкчесе Зарипова Рүзилә Рәхим кызы бәйрәмдә катнашучы тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Украинадагы махсус хәрби операциядән ялга кайткан Сафиуллин Фәнзил Илфак улына һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бөек Ватан сугышында илебез өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызга венок салып, бер минутлык тынлык белән искә алдык. Җыр, шигырьләр белән үрелгән бәйрәм тантанасы бик матур узды.