#ТатарныңРухыТукайМәңгеБезнеңАрада




Урсай Мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Кичәгә мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы чакырылды. Алар Г.Тукайның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлар, аның шигырьләрен тыңладылар, сәхнәләштерелгән әсәрләрен карадылар. Бөек шагыйребез иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.