Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

#Татарча_диктант_2026

Каләм тотып кулларга, 25 апрель көнне күпләр, шул уңайдан Уразай авыл китапханәсе дә "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Быелгы акция аеруча истәлекле булды. Ул татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу акция кысаларында тагын бер тапкыр укучыларыбыз әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен искә төшерде. Авылыбыз китапханәсендә татарча диктантны барлыгы 7 кеше язды. Текстны әйтеп яздырды:авылыбызның башлангыч сыйныфлар укытучысы Самарканова Фирая Фазыл кызы.