#Нәүрүз_бәйрәме_2026

Бабаларыбыз элеккеге вакытларда Ай һәм Кояш календарь буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 марта туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә "хәмәл ае" дип йөрткәннәр. "Нәүрүз"фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлаткан. Бу көнне Яңа елны каршылау белән бәйле җырлар башкарылган.Бәйрәм буласы көнне өйләрне җыештырганнар,тәмле ризыклар пешергәннәр.Нәүрүз бәйрәме көнендә балалар,өйдән-өйгә йөреп,нәүрүз әйткәннәр, бүләк җыйганнар. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куйганнар. Ул Кыш бабай белән ярышып,җиңеп чыга торган булган. Бу көнне зур самовар куелган, тәмле коймаклар пешерелгән. Бездә дә,(2026 нчы елның 22 марты)ягьни Азнакай районы Уразай авылы мәдәният йорты каршында да шундый матур, искиткеч бәйрәм булды. Мин дә шул бәйрәмнең шаһиты булдым. Эчтәлекле, матур бәйрәм күренеше дә карадым, боткадан тәмле коймактан,Чатыр тауның хуш исле үләннәреннән кушып ясалган чәйдән дә авыз иттем. Ә сезнең якта бу бәйрәмне ничек каршы алалар,дуслар? Әйдәгез әле, комментарийларда үз җавапларыгызны калдырыгыз.