Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Гасырлардан_килгән_милли_бәйрәм

6 июнь көнне Татар Шуган авылында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә балаларга аерым мәйданчык булдырылды. Балалар өчен күңелле уеннарны китапханәче Фәридә Әсгать кызы һәм башлангыч сыйныф укытучысы Нурания Мөсәяф кызы әзерләп үткәрделәр. Мәйданчыкта балаларның шат авазлары тынып тормады. Шатлыклы тавышлар астында төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Балалар капчык киеп йөгерешкә, “ат”ка атланып ярышуда, кашык белән су ташу, шулай ук кашык белән йомырка кабып йөгерү, чиләккә туп кертү уеннарына актив катнашты. Аеруча кызыклысы – балалар өчен әзерләнгән «Күчтәнәч эзләү» (озын капчык аша үтү) уены иде. Бәйрәм ахрында һәр балага төрле бүләкләр һәм татлы ризыклар таратылды. Әти-әниләр дә балалары белән бергә күңел ачып, милли бәйрәмнең матур традицияләрен дәвам иттерүдә шатлыклы минутлар кичерделәр.