«Балачакның күңелле эстафетасы»





Ура! Җәй, кояш, каникул! Татшуган башлангыч мәктәбе, авыл китапханәсе, “Аккош” балалар бакчасы коллективы Халыкара балаларны яклау көненә багышлап балалар өчен күңелле бәйрәм - уен уздырды. Бәйрәм узасы урын матур итеп бизәлде, дәртле көйләр уйнады, балаларның шат авазлары тынып тормады. Бәйрәм төрле хәрәкәтле уеннар белән башланып китте. Балалар бик теләп тәкъдим ителгән уеннарны уйнадылар. Ял иткән арада алар әкиятләр иленә сәяхәткә чыктылар. Сәяхәт итү өчен кызыклы уеннар, серле биремнәр, викторина сораулары әзерләнгән иде. Әкиятләр буенча тасвирланган геройларны таныдылар, табышмакларга җавап бирделәр. «Эстафетаны дустыңа тапшыр — әкиятне дәвам иттер!» уены, күмәк бию, такмаклар әйтешү беркемне битараф калдырмады. Һәр бала эстафетага үз өлешен кертте. Балаларны яклау көненә багышланган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде!