Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай”

26 апрель көнне татар халкы Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан Татшуган башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай” исемле чара узды. Чара башында укытучы Нурания Мөсәяф кызы ата-аналарга һәм балаларга “Г.Тукай иҗатында тәрбия темасы” буенча чыгыш ясады. Китапханәче Фәридә Әсгать кызы кыскача шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәгә шагыйрьнең төрле басмалары урнаштырылды. “Тукайлы халык без” - викторина сорауларына укучылар һәм ата-аналар дөрес һәм кызыклы җаваплар бирделәр. Укучылар Тукай шигырьләрен татарча матур итеп сөйләделәр. Чара ахырында татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры башкарылды.