«Тукай бабай әкиятләрендә кунакта»

2026 нчы елның 26 нчы апрелендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт иттек. Чарада Шүрәле белән Былтыр, Кәҗә белән Сарык, Гали белән кәҗә , Бала белән күбәләк, Кызыклы шщкерт кебек геройлар «кунакка» килде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Чара милли рух тәрбияләү, әдәбиятка мәхәббәт уяту һәм Тукай мирасын хөрмәт итүгә багышланды. Әкият илендә кунакта булу һәр балага якты хатирәләр калдырды.