#Тормыш_иминлеге_дәресе

Янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт отряды хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары һәм «Аккош» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен махсус өйрәнүләр үткәрде. Алар балаларга янгын чыкканда үзләрен ничек тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр булганда 112 номерына шалтыратырга өйрәттеләр. Эвакуация вакытында балалар белән тәртипле рәвештә, төркемнәр белән бинадан чыгу күнекмәләрен ясадылар. Куркыныч булганда паникага бирелмәскә, бер-берсен этәрмәскә, ә тиз һәм тыныч кына күрсәтелгән юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлаттылар. Мондый дәресләр бик файдалы, чөнки алар балаларның куркынычсызлык белемен арттыра.