Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Музей сәхифәләрендә – халык язмышы»

Музейлар көне уңаеннан «Музей сәхифәләрендә – халык язмышы» темасы буенча Чалпы урта мәктәбе музеенда экскурсия дә булдык. Экскурсия бик кызыклы һәм тәрбияви үтте. Экскурсия вакытында Татшуган авыл китапханәчесе Мухаметшина Фәридә Әсгать кызы музейлар көне тарихы белән таныштырды. Ул бу көннең бөтендөнья күләмендә 1977 елдан бирле билгеләп үтелүен, аның максаты — музей хезмәтенең җәмгыять үсешендәге ролен күрсәтү икәнен ассызыклады. Музейларның төрләре (тарих, туган якны өйрәнү, сәнгать, мемориаль һ.б.), аларның төп бурычлары — мәдәни мирасны саклау, фәнни-тикшеренү эше һәм белем бирү турында да сөйләде. Аның чыгышы музейларның ничек барлыкка килүе, борынгы коллекцияләрдән хәзерге заман музейларына кадәр үткән озын юлны аңлатуга багышланды. Укучылар музей экспонатларын саклау, реставрацияләү һәм алар белән эш итү кагыйдәләре белән дә кызыксынып танышты. Музей җитәкчесе Ракипова Рәмилә Равил кызы мәктәпнең үткән юлы, аның тарихы, атаклы укытучылары һәм чыгарылыш укучылары белән таныштырды. Экспонатлар арасында борынгы мәктәп әсбаплары, укучыларның кул эшләре, сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышланган стендлар, иске фотолар һәм документлар аеруча игътибарны җәлеп итте. Шулай ук туган якны өйрәнү материалы — район тарихына, күренекле шәхесләргә караган экспонатлар да бар иде. Без зур кызыксыну белән тыңладык, сораулар бирдек. Экскурсия безгә мәктәбебезнең һәм туган ягыбызның тарихын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Чара ахырында без белгәннәребез турында фикер алыштык, иң кызыклы экспонатларны искә алдык. Һәркем үзенең шәхси гаилә реликвияләрен музейга тапшыру яки виртуаль музей булдыру турында фикер алышты. Мондый очрашулар безнең рухи байлыкка әверелә.