Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Буыннар бәйләнеше: Җиңү кыйммәтләре турындагы әңгәмә»

Һәйкәл янында «Буыннар бәйләнеше: Җиңү кыйммәтләре турындагы әңгәмә» исемеле тарихи-танып белү сәгате узды. Митингта авыл халкы, авыл һәм район җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашты. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында төрле чорларда Ватан өчен утлы сынаулар узган солдатларны һәм хәзергесе вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләребезне хөрмәт белән искә алдык. Очрашу ахрында һаләк булган сугышчылар рухына бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салынды. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар кайгы яше түкмәсен иде. Иминлектә хезмәт итеп, тату булып тормыш итәргә язса иде.