«Татарча диктант»

25 нче апрель көнне сәг 10.00 дә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә Татар Шуган авылы китапханәсе дә кушылды. Диктант Татшуган авыл китапханәсе мәйданчыгында узды. Чарада татар теленә битараф булмаган һәркем катнаша алды. Авылыбыз китапханәсе мәйданчыгында узган диктантта Г.Тукайның «Бәхет» әсәре тәкъдим ителде. Текстны китапханәче Мөхәммәтшина Фәридә Әсгать кызы укыды. Бу акциядә 11 кеше катнашты. Диктантны язып бетергәч, катнашкан кунаклар өчен оныклары тарафыннан Г.Тукай шигырьләрен яздырып, әзерләп җибәрелгән видеолар күрсәтелде. Татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән чарабыз тәмамланды. Бу масштаблы чарага катнашкан һәммәгезгә дә бик зур РӘХМӘТ! Татар телебез югалмасын, тагын да үссен! Илләребез тынычлансын, барыбызда сәламәт булып, сөенеп, татарча сөйләшеп, язып, оныкларыбыз саф татар телендә шигырьләр өйрәнеп яшәргә язсын!