«Йолдызлы күк табышмаклары»



Космонавтика көненә авыл китапханә хезмәткәре башлангыч белем бирү мәктәбе укучылары һәм “Аккош” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен кызыклы информация сәгате уздырды. Чара башында укучылар кешенең космоска беренче тапкыр очуы турында мәгълүмат тыңладылар. Ю.А. Гагарин тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат, беренче космик корабльләр төзелү тарихы, очышларга әзерлекнең ничек баруы, космонавтларның нәрсә белән туклануы һәм йолдызларга очу өчен нинди күнекмәләр кирәклеге турында белделәр. Космик кроссвордлар чишү барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, «йолдызлы» табышмакларга җавап эзләделәр. Чарага «Йолдызлы күк табышмаклары» китап күргәзмәсе әзерләнде.