#Балаларныяклаукөне

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне көтеп алалар. Шушы матур бәйрәм уңаеннан, Сарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Ура, каникуллар!” исеме астында күңелле уеннар оештырды. Балалар төрле ярышларда , эстафеталарда катнаштылар һәм табышмакларга , викторина сорауларына җавап эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.