Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сәламәтлек турында 100 киңәш"

Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешкан көнне билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан авыл китапханәсендә "Сәламәтлек турында 100 киңәш" дигән күргәзмә эшләнелде. Күргәзмәдә вакытлы матбугат битләрендә басылган киңәшләр урын алды . Бу басма битләрендә төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, рациональ туклану, физик йөкләнешләрнең кеше организмына тәэсире турында төрле мәгълүмат табарга мөмкин.