Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

#ГаиләКөне

16 май көнне Гаилә бәйрәме уңаеннан Сәпәй авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә гаилә көнен үткәрдек. Әлеге чара хөрмәтле көтүчеләребезгә багышланды. Бәйрәм авыл халкы белән уеннар уйнап, биюләр биеп, җырлар белән үтте. Чарада "Авылыбыз тарихы буйлап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә булды. Күргәзмәдә авылдашыбыз Мирфаяз Солтанов үзе иҗат иткән китаплары куелды. Бәйрәмдә катнашучылар күргәзмә белән бик кызыксынып таныштылар, күп кенә кызыксындырган сорауларга Мирфаяз абый Солтанов үзе дә җавап бирде. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.