“Буыннарда Җиңү яши”

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышлап Сәпәй авыл китапханәсендә “Буыннарда Җиңү яши” дигән батырлык-патриотик сәгате узды. Китапханәче балаларга сугыш чорының авыр булуы, солдатларның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан герой-балалар турында сөйләде. Чара барышында балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.