"Татарча диктант"





Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 25 апрель көнне Сәпәй авыл китапханәсе унберенче тапкыр уздырылган Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясенә кушылды. Акция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды, язучының "Бәхет" дигән текстын Сәпәй авылы китапханәчесе Сәетмөхәмәтова Регина Айрат кызы укыды. Бу акциядә 12 кеше катнашты.