“Тукай – буыннар шагыйре”
Авыл китапханәсендә “Тукай – буыннар шагыйре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарага “Тукайны бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар һәм газета-журналлардан материаллар куелды. Китапханәче китап укучыларны “Габдулла Тукай шәҗәрәсе” белән таныштырды. Шулай ук ,чарада катнашучылар, китапханәче белән берлектә, Тукайның иҗатын, тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Хакимова Дилбәр, балачагында өйрәнеп исендә калдырган, Тукай сүзләренә язылган “Иртә” җырын да башкарды.