"Сыерчыклар"



Гади сыерчыклар Татарстанның барлык районнарда да очрый. Алар март ахыры - апрель башында очып киләләр.
Сыерчыклар турында кызыклы фактлар:
- Ояны иң әүвәл ата сыерчык килеп карый. Бераздан ата сыерчык үзенә тиң булган “пар”ын "эзли" башлый. Аны җәлеп итү өчен оя тирәсендә өздереп сайрый башлый. Ана сыерчык ошатса, урынны үз итсә, ояны алга таба үзе генә төзеп бетерә.
- Бер ояга берничә сыерчык дәгъва кылырга мөмкин. Бу тартышта, әлбәттә, табигатьтә күзәтелгәнчә, кем көчле шул җиңә.
- Сыерчыклар бик ашыга; барысы да бик кыска срокларда башкарыла - тиз-тиз оя корып, йомырка салып, балаларны чыгарып, очарга өйрәтеп өлгерәсе бар.
- Ана сыерчык ояны әзер итеп бетергәч, 5-7 көн эчендә көн саен иртәнге якта берәр йомырка сала.
- Ата сыерчык әнкә сыерчык утыра башлаганнан соң сайравыннан туктый.
- Йомырка салып бетергәннән соң 12-14 көн эчендә беренче балалар борынлый башлый.
- Сыерчык балалары 21 нче көндә ояларыннан чыгып очып карый. Аларны, тәмам ныгып җиткәнче, ата-аналары өстәмә тукландырып тора.
- Сыерчыклар өер-өер булып очалар. Җылы якларга дәррәү очып китүләре сентябрь урталарында була.
Авылыбыздагы тынгы белмәс Азат абый Миргасимов, кошлар кайтыр алдыннан ук инде китапханәгә сыерчык оясы күтәреп килеп кергән иде. Шунда ук кош оясын китапханә тәрәзәсе каршындагы агачка беркетеп тә куйды. Туган якларга очып кайткан сыерчыклар ояны тиз арада үз иттеләр. Үзләренең матур сайраулары белән тирә-юньне ямьгә күмделәр.