Масягутовская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423321, Азнакаевский район, с.Масягутово, ул. Багманова,16

"Дөнья, сиңа дәшәм - мин солдат әнисе!"

Һәрбер көчле ир-егет артында тагын да көчлерәк кешеләр - аларны яклаган һәм бөтен йөрәкләре белән яраткан әниләре бар. Мәсгут авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә тирән рәхмәт һәм хөрмәт белдерү йөзеннән "Дөнья, сиңа дәшәм - мин солдат әнисе!" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәдә Рүзәл Минһаҗевның патриотик шигырьләре, татар халкының моңлы җырлары яңгырады. Девяткина Нурания апа махсус хәрби операциядә вафат булган улына багышлап язган шигырен укып китте. Чарада катнашкан әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырдык. Әлеге олы йөрәкле апаларга мөрәҗәгать итеп, барыгызга да күркәм сабырлыклар һәм сәламәтлек телисе килә. Барыбыз да сезнең улларыгыз белән горурланабыз.