"Галәмгә юл китапханәдән башлана"

Китапханәдә космонавтика тарихына багышланган чара уздырылды. Балаларга илебезнең бөек космонавтлары һәм галимнәре турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар ясалма иярченнәр нәрсә өчен кирәк, астрономия ул нинди фән, кометалар каян очып килә һәм башка күп кенә сорауларга җавап ишеттеләр.