#БөекҖиңүКөне81






Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне. 7 май көнне Мәлбагыш авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Митингта балалар бакчасы да актив чыгыш ясады.