Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

"Без Сезнең белән горурланабыз"

"Без Сезнең белән горурланабыз" батырлык дәресе үткәрелде. Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби хәрәкәт һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте,безне тагын да берләштерде.Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан 15 июль көнне б алалар белән китапханәдә. "Без Сезнең белән горурланабыз"” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Китапханәче балаларга солдатларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы, аларның Ватанга булган мәхәббәте, Донбасста махсус хәрби операция башлануның сәбәпләре, анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыклары,Ватанны саклап үз бурычларын үтәүче якташларыбыз турында сөйләде. Шушы махсуз хәрби операциягә үз теләге белән киткә авылдашыбыз Шевчинко Степан Александр улы турында сөйләп үттек. Степан 2022 нче ел да махсус хэрби операциягә киткәч берничә айдан каты яраланып госпитальгә озаталар. Савыккач авылга кайтып эшкә урнаша. 2024 нче елның октябрендә кабаттан контракт төзеп хәрби операциягә китә. Китеп бер ай чамасы үткәч хәбәрсез югала. 2025 нче елның ноябрь аенда Степанның гәүдәсен алып кайтып җирләделәр. Балалар белән кыскача гына тормыш юлы белән таныштык, балалар аның батырлыгы белән горурланалар Безнең күңелдә Степан мәңге яшь , исән кебек сакланыр.