#Тукай140ел



25 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дигән әкият иртәсе үткәрдек. Бу иртәдә балаларны шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы һәм әкият китаплары белән таныштырдым. Аннары балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, яраткан әкиятлэрен бергәләп кычкырып укыдык. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.