"Рәхмәт хаты"

"Солдат альбомы- 2026"
Муса абый ! Хат башы яз каршы дисәм дә, минем хатым сезгә барып җитмәс инде. Сурәтегезгә карап каршыгызда басып торам. Гади, мөлаем ир- ат карап тора, ә күзләре... Ныклабрак карап тора башлагач, сезнең күзләрдән күп нәрсә турында аңларга була. Сезнең күзләргә карап батырлыгыгыз турында уйланам. Нәрсә ул батырлык? Без, “батырлык” төшенчәсенә нинди мәгънә салабыз соң? Батырлык ул, минемчә- кыюлык, гайрәт, тәвәккәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Сез дә үз тормышыгызны Туган ил язмышыннан башка күз алдына дә китерә алмагансыз:гомерегезне туган халкына, Ватанның азатлыгы, иминлеге һәм матур тормыш хакына көрәшкә багышлагансыз. Сез минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып торасыз. Әсирлектә булган чакта, фашистларның борын төбендә шундый көчле оешма оештыргансыз, бу үзе бер батырлык. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә дә сез Ватан алдындагы бурычыгызны тулысынча аңлап эш иткәнсез, үзегезнең үткен каләмегезне фашистларны тар- мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндергәнсез. Тоткында булып та, үзегезнең әсәрләрегездә күперне шартлатып,дошман утыннан һәлак булган партизаннарның батырлыгын, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен тамчы канына кадәр сугышырга ант иткән солдатлар турында тасвирлап язгансыз.Әлбәттә,сезнең очлы каләмегездән фашистлар курыккан, шуңа күрә сездән котылу җаен эзләгәннәр. Әле ниндие бит... Үлем көткән вакытта сез баш имәгәнсез,илегез, аның халкы, киләчәк язмышы өчен борчылгансыз. Сезнең батырлыгыгыз безгә, киләчәк буынга, туган илеңне яратырга, авырлыклар килгәндә югалып калмаска, бөгелмәскә, сыгылмаска өйрәтә.Бу батырлыкка сокланмый мөмкин түгел. Уйлар,уйлар,уйлар...
Без, сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез, сездән урнәк алабыз.Бүгенге солдатлар да сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшь буын бит. Безгә калдырган рухи байлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт.Исемегез мәңге онытылмас, җырларыгыз һәрвакыт яңгырар.
Килер бер көн. мин кабат сезнең сурәтегез каршына басып: Исәнме Муса абый!... -,диярмен.