Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Исемең балкый милләтем күгендә"

Югары Стәрле мәдәният йортында татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Исемең балкый милләтем күгендә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән театраль тамаша белән башланып китте. Сарлы мәктәбе укучылары кичәне дәвам итеп, Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сәхнәдә Тукайның Шүрәлесен, Былтырын, Кәҗә белән Сарыгын, Су анасын, Бала белән Күбәләген, Акбаен күрергә мөмкин иде. Кичә Тукаебызның "Туган тел" шигыренә язылган җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.