Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-11/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423312,РТ, Азнакаевский район, п. Победа, ул. Центральная, 29

"Тукай-безнең күңелләрдә"

Авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны, электрон презентация ярдәмендә, Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар,шагыйрь иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук, чарада Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә төзеп куелган иде