"Татарча диктант"

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр узачак Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. 25 апрель көнне Вахит авыл китапханәсе дөньякүләм "Татарча диктант" акциясендә катнашты.