#ТатарчаДиктант


25 апрель көнне Буралы авыл китапханәсендә авыл кешеләре дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.