Күңелле тәнәфес
Китап сөючеләргә балалар язучыларының иң күңелле китаплары тәкъдим ителде: Гәрәй Рәхимнең "Иске самавыр Торбасы", Роберт Миңнуллинның "Малай-шалайлар" һәм рус телендә Леонид Каминскийның "Көлү дәресе", Л. Н. Толстойның "Буратино маҗаралары", Е.Шварц "Югалган вакыт турында әкият", Н. Носовның "Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә", О. Пройслерның "Кечкенә Убырля Карчык". Балалар мәктәп турында тәкъдим ителгән викторина сорауларына җавап бирделәр, мәктәп мәзәкләрен искә төшерделәр. Тәкъдим ителгән китапларның геройлары турында фикер алышканда, тормышларындагы кызыклы вакыйгаларны һәм хәлләрне искә төшерделәр. Шулай ук "Балалар өчен иң күңелле шигырьләр" җыентыгыннан сәнгатьле уку булды.