Бүген мин - китапханәче!
Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан, безнең китапханәбез "Бүген мин – китапханәче" акциясенә кушылды. Акцияне Россия яшьләр дәүләт китапханәсе оештырды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия китапханәчеләр ассоциациясе һәм "Культура.РФ" порталы ярдәм итте.
Бу көнне укучылар китапханә хезмәткәрләренең эшен үзләштереп, фондларны саклаучы һәм мәгълүмат дөньясында юл күрсәтүче ролен сынап карадылар. Яшүсмерләр үзләренә ошаган эшләрне сайлап алдылар һәм китапханә тормышының серләренә төшенделәр.