Татарча диктант
"Татарча диктант” - ул татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләрен берләштерә торган масштаблы чара. Бүген Кол Гали исемендәге милли китапханәдә әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр җыелды. Диктант тексты өчен Габдулла Тукайның «Бәхет» әсәре сайлап алынды.