Әтиләрен сугыш урлады
8 майда китапханәнең "Чордашлар" клубында "Әтиләрен сугыш урлады" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Ул сугыш ятимнәренә багышланды. Сугыштан соң авылыбызда урам тулы сугыш ятимнәре иде, кайбер гаиләләрдә дуртәү, бишәү. Инде алар да авылда 8 генә калдылар. Көннәр безне сугыш елларыннан ерагайткан саен алар кимиләр. Очрашуга аларның 4се килде: Ахунова Фәния, Хәмидуллина Назимә, Нуриева Тәгъзимә, Зарипова Мәүҗидә апалар. Тәгъзимә апа сугыш елы баласы, әтисе сугышка киткәндә туып кына калган. 2 майда аңа 85 яшь тулды. Аны юбилее белән дә котладык. Сугыш ятимнәренең һәрберсенең әйтер сүзе булды, күз яшьләре аша сөйләделәр.