Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халык батырлыгы - мәңгелек

8 майда 10 сәгатьтә Каенлы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы - митинг үтте. Әлеге чарада авылдашлар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче авылыбызның иң яшь гражданнары, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов Р.Р., Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясеннән килгән вәкил Нигмәтҗанов А.Г., Каенлы авылы имам-хатыйбы Нияз хәзрәт җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар. Митингны алып бардыФәрхетдиноа Г.Р  һәм Габдуллина А.. сценарий авторы Флера Гарипова.