Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Сбор подарков для Сабантуя"

Вакыт чоңгылынада югалмаган, үзенең ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуебызда, 25 июль икеләтә бәйрәм, "Авылча" нәкъ безнеңчә булачак. Исеме башкача булса да, шул татар халкының Сабантуе. Әлегә бәйрәмгә әзерләнү башланды. Шаулатып- гөрләтеп авылыбыз урамнары буйлап бүләк җыелды. Әлеге күркәм гадәткә кушылып бүләк җыйган авылыбызның активистларына ихлас рәхмәт. Сабантуй үткәрүгә үзләреннән матди ярдәм, бүләк биргән авылдашлар сезгә рәхмәт. Күңелле бәйрәм оештыру барыбызга да бәйле. Борынгыдан килгән милли Сабантуй дәвамлы булсын, гасырлар аша киләчәк буынга барып җитсен! Илләр, көннәрдә тынычлык урнашсын!