"Мы помним и гордимся"
Бөек Җиңү бәйрәменең 81 язы. Бу көн — илебез тарихындагы иң кадерле, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылары һәм кунаклар һәйкәл янында җыелып, Бөек Ватан сугышында катнашып яу кырында ятып калган һәм сугыштан исән кайтып төрле елларда мәңгелеккә китүчеләрне хөрмәт белән искә алдык.
Табигатьнең соклангыч матур мәле, һавада шомырт чәчәкләренең хушбуй исе , агачлар яшел күзләре белән дөньяга карый. Шушы матурлыкка сокланып һәркем сугышлар бетеп, илгә көнгә иминлек теләгәндер.