Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Тукай мәсәлләре"

"Тукай мәсәлләре" исеме белән әдәби сәгать үтте. Мәсәлләр – кечкенә гыйбрәтле хикәяләр. Мәсәлләр ике өлештән тора. Беренче өлешендә хикәяләү килә. Бу өлеш әкияткә яки мәзәккә охшаш. Икенче өлешендә – сабак була. Ягъни акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер үткәрелә. Мәсәлләр белән кычкырып уку аша таныштык. Һәр бала 3 мәсәлне укып иптәшләренә сөйләде. Бергәләп анализ ясадык.