Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Ахмак куян" , "Секреты здоровья"

Курчак театры китапханәнең көндәлек эшчәнлегендә зур роль уйный. Курчак театры аша китаплар белән танышу үзенчәлекле чара һәм бик отышлы. Бер әсәр берюлы берничә китап укучыга барып ирешә.
Китапханәдә чираттагы курчак театры премьерасы булып үтте. Әлбәттә артистлар да балалар, тамашачы да балалар. "Ахмак куян" һәм "Секреты здоровья" курчак театрын әзерләп бик матур итеп тамашачыга җиткерә алдык.
Курчак театрында катнашкан балаларга ихлас йөрәктән Рәхмәт. Хөрмәтле кечкенә һәм яшүсмер артистларыбыз: Ильдарханова Таңсылу, Хасаншина Алия, Кияметдинова Азалия, Зиннатуллина Хәят, Зиннатуллин Нариман, Гилязиева Мәрьям, Сәйдә! Әфәрин! Сәламәт булыгыз! Бары тик уңышлар сезгә балалар!
Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театральләшкән эшчәнлек балаларның эчке дөньясын баета.