Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Новости

Ватан улларына багышланган китаплар.

Бөек Ватан сугышы елларындагы балаларның тормышын, җиңүгә керткән өлешләрен сурәтләп язган китаплар бихисап. Акбаш китапханәсендә15 майда үткән китапханә дәресендә, түгәрәккә йөрүче укучылар белән, әлеге темага тукталдык.

“Белмәмеш һәм аның дуслары”

Үзенең Белмәмеш турындагы әсәрен язып, Н.Носов балаларны нәрсәгә өйрәтергә теләде икән? Шушы сорауга җавап эзләп, 6 мартта кызыклы уку түгәрәгендә язучының нәкъ әлеге шук малай турындагы китабын укырга булдык.

“Иң яхшыларын укырга вакыт”

6 мартта Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче кечкенә балалар һәм укучылар төркемнәре “Иң яхшыларын укырга вакыт” исемле республикакүләм акциясендә катнашып, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннан таныштылар.

Матурлыкка бай ул безнең заман

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестен белмәгән, “Матурлык”, “Кем җырлады” хикәяләре белән таныш булмаган кеше өлкән һәм урта буын вәкилләре арасында юктыр. 2 мартта татар җәмәгатьчелеге танылган татар әдибенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Г.Х.Андерсен әкиятләре.

20 февральдә Акбаш авыл китапханәсендә үткән “Кызыклы уку” түгәрәге Андерсен иҗатын өйрәнүгә багышланды.

Казан театрлары.

“2019 ел - театр елы” темасы буенча эшне дәвам итеп, Акбаш авыл китапханәчесе 19 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Казан театрлары турында сөйләде.

Парламентский урок

9 февраля 2016 года для учащихся 5-9 классов Акбашской ООШ заведующей сельской библиотекой Гульнар Камаевой был проведен Парламентский урок по теме «Гражданин. Общество. Государство».