Центральная библиотека

«Серле галәм» танып-белү сәгате

Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында 9 апрель көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Серле галәм» дип исемләнгән  танып-белү сәгате үткәрде. Чарада «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 5 А сыйныф укучылары катнашты.

Чара барышында укучылар йолдызлар һәм планеталарның гаҗәеп дөньясына чумдылар, космонавтика тарихы һәм космоска очучы беренче кеше Юрий Алексеевич Гагарин тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр. Шулай ук галәм,  космонавтика темасына багышланган  викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чарага китап кургәзмәләре әзерләнде, аңа күзәтү ясалды. Күзәтү вакытында китапханәче: "Космос - уйлану өчен чиксез офыкларны ача торган тема. Ул балаларны илһамландыра, иҗади фикерләүне стимуллаштыра һәм белемгә кызыксыну уята», - дип билгеләп узды.

Кичә ахырында укучылар өчен мастер-класс узды. Чара балаларны яңа белемнәр белән баетты һәм аларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Космоска сәяхәт уңышлы узды!