«Кошлар- безнең дусларыбыз» танып белү сәгате
Ел саен 1 апрельдә -Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең яз көне үткәрелүе очраклы түгел, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләре уяталар.
Татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре укучылар өчен «Кошлар- безнең дусларыбыз» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балалар Кызыл китапка кергән кошлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм оригами техникасында кәгазь кошлар ясадылар . Чарада канатлы дусларыбызга багышланган мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, шигырьләр, яңгырады. Экологик бәйрәмгә әзерләнгән тематик күргәзмә һәркемдә кызыксыну уятты.