Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

«Җыен бәйрәме» Сабантуйга бүләк җыю йоласы

30 май көнне, Түбән Лоҗы авылында  мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп  борынгыдан килгән милли Сабантуй бәйрәменә “Бүләк” җыюны оештырдык.  

Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән, Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән  авылыбызда кунелле итеп машинаны милли бизәп ,гармун белән жырлашып-биешеп бүләкләр җыйдык.Гармун тарткан, җыр сузган үсмер егет-кызлар белән  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала.