Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

«Җиңү кайтавазы мәңгелек» - венок кую

8 май көнне, Югары Лоҗы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан«Җиңү кайтавазы мәңгелек» исемендә обелиска венок һәм чәчәкләр кую тантанасы узды.

Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый.

Батыр авылдашларның исемнәре обелиска алтын хәрефләр белән уеп язылган. Бүген алар хөрмәтенә венок һәм чәчәкләр салынды, батырлар рухына тирән хөрмәт сүзләре яңгырады.

Обелиска венок һәм чәчәкләр салгач, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Бу мизгелләрдә һәркем күңелендә рәхмәт, сагыш һәм горурлык хисләре кичерде.