«95 яшькә җитү – үзе бәхет» - тыл ветеранын котлау
Районыбызда, авылыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Югары Лоҗы авылының ак әбисе Сәйфуллина Кәүсәрия апаның шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилее булып үтте.
Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. Зур акылга ия олуг юбилярыбыз да тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Кәүсәрия апа тыл ветераны, аңа тормышында , бигрәк тә сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда бик күп авырлыклар, ачлык елларын күрергә, хатын-кызлар көче җитә алмаслык эшләрдә эшләргә туры килә.
Авыл җирлеге рәисе Валеев Илгиз Раиф улы юбилярга матур теләкләрен җиткереп, Рәсәй президенты В.В.Путинның һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Г. Каримовның котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Анда түбәндәге тәбрикләү сүзләре язылган иде: “95 яшь ул – төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез!”.
Тормышның күп кенә авырлыкларын, сынауларын үтсә дә, Кәүсәрия апабыз һаман оптимистик рухта, тормышның һәм һәркөннең кадерен белеп, оныкларының һәм туганнарының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп, шатланып яши.
Без дә юбилярга нык сәламәтлек, ак бәхетләр, тагын да озын гомер һәм иң матур теләкләрне генә теләп калабыз!