«Бөек җиңү даны сүрелмәс»
8 май көнне мәктәптән авылга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, укучылар колоннасы узды. Мәдәният йорты каршында бәйрәм уңаеннан «Бөек җиңү даны сүрелмәс» дип исемләнгән тантаналы митинг уздырылды. Сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясады,тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын,махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәм өчен “Бөек батырлык тарих түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.Мәктәп укучылары, китапханә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгать номерлары күрсәттек. Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә,тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салынды.