Митинг
8 май көнне авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәлдә башларын сугыш кырында югалткан һәм бүгенгесе көндә хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашларыбызны искә алу өчен бәйрәмгә җыелдык. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы ачып җибәрде. Шулай ук җыелган барлык халыкны бәйрәм белән котларга районнан вәкил, Әминә Муллануровна килгән иде. Мәктәп укучылары бик матур, эчтәлекле концерт программасы күрсәтте.