Әдәби сәгать
Китапханәдә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга карата әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларга шагыйрьнең шигырьләре буенча рольле укулар үткәрде. Шулай ук Тукай әсәрләре буенча викторина үткәрде. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Чарада балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә хисапта торучы гаиләдән Алексеева Софья катнашты һәм викторина сорауларына дөрес һәм төгәл җавап бирде. Укучылар шулай ук, тематик китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.