Танып белү сәгате
Китапханәдә сәламәтлек көненә карата "Сезнең сәламәтлек өчен яхшы киңәшләр" дип аталган танып-белү сәгате үткәрдек. Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарла гадәтләр, көн режимы үтәүнең мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды. Балалар сәламәтлекне саклап калу, мөмкин кадәр актив һәм күтәренке күңелле булып калу серләре турында белделәр. Аннары балалар сәламәтлек турында табышмаклар чиштеләр. Чара азагында балалар кеше сәламәтлеге- тормышта төп кыйммәт һәм кешеләр үз сәламәтлекләрен сакларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.